Самими чак, садә чак...
Ул – сабый чак, балачак.
Олыгайгач та хәтердә
Мәңге шулай калачак!
Ләбиб Лерон татар балалар әдәбиятына да, балалар күңеленә дә өстәмә байлык булып урнашырлык шигырьләр таба ала. Табышын балаларча җитез хәрәкәтләр, тиз үзгәрешләр аша уздырып, укучы күңелен үзенә ияртә. Аның вакыйгаларына биреләсең дә шомалык һәм ритм турында онытасың, бары укыйсы гына килә. Хикмәт үзгәрештә, вакыйгаларда һәм хәрәкәттә генә дә түгел — Ләбиб сәнгатьчә тәэсир итүнең күптөрле алымнарын сиземләп яза, шуның белән безне үзенең тагын да зуррак мөмкинлекләре барына ышандыра. Ләбиб Лерон балаларны уйлата, нечкә күңелле, кешелекле, шәфкатьле итә торган шигырьләр язарга омтыла.
- Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317975-15/
- Телефон: не указан
- E-mail: zaimen15.bibl@tatar.ru
- Адрес: 423518, Заинский р-н, д.Именлибаш, ул.Центральная