Безнең мирас" журналы баш мөхәррире, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ләбиб Леронның бүген туган көне. 11.11 санында туган әдип бүген 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Рәхәтләнеп иҗат итәр чагы! Ләбиб Леронның чын исеме - Леронов Лемон Леронович. Тормыш иптәше Фидания белән ике баланы үстергәннәр, оныклары да бар.
Ләбиб Лерон 1961 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасының Мөслим районы Түреш авылында дөньяга килә. Балачагы Актаныш районының Олы Имән авылында уза. Университетта укыган елларында ук «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакциясендә эшли башлый. 1986-1988 елларда Татарстан Язучылар берлегендә СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры вазыйфасын башкара. Берара янә «Яшь ленинчы» газетасы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, Татарстан телевидениесенең балалар өчен тапшырулар редакциясендә мөхәррир булып эшләп ала. 1989 елдан бирле ул - балалар өчен яңа чыга башлаган «Салават күпере» журналында әдәбият-сәнгать бүлеге мөхәррире хезмәтендә. Ләбиб Лерон - Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге (1994), Абдулла Алиш (2000) һәм Фатих Хөсни (2006) исемендәге әдәби премияләр лауреаты. Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерү юлында күрсәткән иҗади хезмәтләре өчен 2002 елда аңа Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде. 2007 елда шагыйрь Республикабызның Муса Җәлил исемендәге премиясенә лаек булды. Ул - 1990 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Ләбиб Леронның иксез-чиксез шигъри иҗат мәйданында үз тоткан юлы, үзе генә аралаган сукмагы, үз өлкәсе бар. Ул — юмор-сатира. Яшь язучының бу өлкәдәге эзләнүләре һәм шиксез уңышлары аны профессиональ сыйфаттагы әдәбиятка сукмак салучы яшь әдип дип атарга мөмкинлек бирә.
Ләбибнең көлүе — әче, мыскыллы, шәхесне юкка чыга-ручан түгел, ә сыгылмалы, ипле, әмма һич кенә дә килешүчән булмаган көлү. Икенче төрле әйткәндә, аның юморы тупас хахылдау булмыйча, зыялыларча, тирән мәгънә салынган эчке елмаю булып тора.
Ләбиб Лерон лирикада да ипле. Ул шигырьдә әтәчләнми, чәчрәп кычкырмый, бер стакан суда тайфун уйнатмый.
Л. Леронның юморны аерыбрак яратуы аның юмористик әсәрләрне проза белән сынап каравыннан да күренә. Аның оста сюжетлы, нечкә кинаяле, культуралы телле кечкенә проза әсәрләре игътибарны үзенә җәлеп итэ.
- Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317975-15/
- Телефон: не указан
- E-mail: zaimen15.bibl@tatar.ru
- Адрес: 423518, Заинский р-н, д.Именлибаш, ул.Центральная