Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Аралашу сәгате: “Бердәмлектә, дуслыкта – көч”

 

Балалар белән “ Бердәмлектә, дуслыкта көч” дип исемләнгән аралашу сәгате оештырылды. Бергәләшеп бердәмлек көне, аның нинди бәйрәм булуы, бу бәйрәмнең нигезендә нинди вакыйгалар ятуы турында сөйләштек. Үзебез яшәгән Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның күпмилләтле булуы, аларның бердәм, дус, бер-берсен хөрмәт итеп яшәүләре, республикабызның тарихы, символлары, бүгенгесе, киләчәге турында сөйләштек. Халыклар дуслыгы, бердәмлеге булганда гына киләчәк буынның тормышы якты, тыныч булыр дигән уртак фикерләр белән аралаштык.

 “ Бердәмлектә, дуслыкта – көч” – флешмоб ясадык.