Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

" Каз канаты каурый-каурый"

“ Әйлән-бәйлән” фестиваленә “ Канат сыдыру” йоласын күрсәттек.

Йола борынгы әбиләребез уйнаган уеннар, борынгы җырлар , уен-көлке, җыр- биюләр белән үрелеп барды.

“ Мә куляулык , иптәшкәем” уены, “ Күрешү”уены, “ Табагач” уены уйналды.  “ Күәккүдер”, “ Бас, бас”, “ Тирма-там”, “ Каз канаты”” Алай итәр димәгез” такмак – җырлары  башкарылды. Тизәйткечләр, табышмаклар да читтә калмады. Каз мамыгыннан мендәр тутыру күренеше, су буена канат сибү күрсәтелде. “Хуҗабикә” йомгаклап  өмәдә катнашучы яшьләрне, өлкәннәрне каз бәлешенә чакырды.