Табигать – чын дус
Балалар өчен “Табигать – чын дус» дигән темага экологик дәрес үткәрелде. Аны үткәрүнең максаты табигатьнең кешеләр өчен файдалы икәнлеген аңлату, аны сакларга өйрәтү, балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү. Дәрес барышында табигать күренешләре булган рәсемнәр, слайдлар күрсәтелде. “ Кызыл китап” турында әңгәмә үткәрелде. Шулай ук балалар табигать, аны саклау турында шигырьләр, хикәяләр буенча фикер алыштылар. Экологик дәресне үткәрүдә китапханәдә балалар өчен эшләп килүче “ Хәерле көн, Табигать» дигән китап күргәзмәсе файдаланылды. Балаларга китаплар тәкъдим ителде