" Бергәләп укыйбыз" ( Акция "Время читать вслух")
9 октябрь – Бөтенроссия кычкырып уку коне. Китапханә Саратов төбәге балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе оештырган төбәкара “ Время читать вслух"” онлайн – акциясендә катнашты.
Китапханәдә “ Алтын көз” – балалар өчен күргәзмә эшләп килә. Балалар күргәзмәдәге көзгә багышланган шигырьләр,хикәя, әкиятләр, фәнни – популяр китаплар белән танышты.Кычкырып уку өчен әкиятләр сайладык. Ә укучы итеп үзләре теләк белдергән балалар алынды. Гәрәев Ильхан Г. Таһированың “ Кечкенә миләш”, Кадырова Голназ А. Алишның “Куян кызы” әкиятләрен кычкырып укыдылар. Балалар үзләре, тыңлап утыручы дуслары да укудан кәнагать калдылар. Укыган әкиятәр буенча бергәләп фикер алыштык. Чөнки һәр әкиятнең төбендә тирән мәгънә ята. Һәр әкият тәрбия дәресе.