Тормыш яме - Әнкәй, хатын-кыз
Китапханәдә Халыкара хатын-кызлар көненә карата китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә татар язучыларының хатын-кыз, ана образларын чагылдырган, төрле елларда иҗат ителгән проза әсәрләре, шигырь китаплары урын алды. Шулай ук якташларыбыз иҗаты, газета-журнал материаллары белән баетылды.
Бәйрәм кичәсе китапханәдә эшләп килүче “ Илһам” хатын – кызлар клубы әгъзалары белән оештырылды. Ул хатын-кызларыбызны якынлашып килүче бәйрәм белән котлаудан башланып китте. Нәфис сүз, җыр, уеннар белән кызыклы итеп алып барылды. “Тормыш яме – Әнкәй, хатын-кыз” – китап күргәзмәсе белән таныштыру – әдәби күзәтү үткәрелде.
Бәйрәм кунаклары һәркайсы үзе белән күчтәнәч әзерләп килделәр( Җыр, шигырь,мәзәкләр, һ. б.)
Фәридә Шадыбаеваның әниләргә багышланган “ Көзләр җитә диеп моңсуланма” җыры, Энҗе Әхмәтҗанованың әниләребез, хатын-кызларга багышланган шигырьләре, Рәүфә Гәрәева, Гөлназ Хәсәнова, Гүзәлия Вәлиева, Илгизә Сафиуллиналарның моңлы җырлары күңелләргә үтеп керде.
Кичәдә һәркем үз осталыгы белән аерылып торды . Уеннар барышында Сәрия Валиуллина тапкырлыгы, зирәклеге, Әнисә Юнысова оста юморыбелән аерылып тордылар.
Безнең хатын – кызларыбыз һәряклап уңган – булганнар. Һәркем бәйрәм табынына үзләре пешергән тәм – томнарын алып килде. Кичәнең соңында күңелле итеп чәй табынында серләштек.
Кичәдә хатын-кызларыбыз чын мәгънәсендә ял ителәр.
Авыл җирендә хатын-кызның мәшәкате тавык та чүпләп бетермәслек,- диләр бит. “ Китапханәдә эшләп килүче хатын-кызлар клубы безнең өчен ял итү, аралашу, бер- беребез белән якынаю урыны. Алга таба да шушындый матур очрашуларыбыз булып торсын”,- дигән теләкләр белән таралышты әлеге кичәдән” Илһам”лылар.