Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Терроризмга - ЮК

Китапханәдә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә карата күргәзмә – чакыру оештырылды: “ Терроризмга – ЮК”

Күргәзмә буенча балалар өчен мәгълумат сәгате үткәрелде. Бердәмлек көненең ничек барлыкка килүе, Беслан вакыйгалары, илебездә терроризм белән бәйле булган  вакыйгалар турында сөйләнде. Терроризм сүзе нәрсәне аңлата, кемнәр алар террористлар, ни очен безгә – зурларга һәм балаларга һәрдаим игътибарлы булырга кирәк. Игътибарлылык нәрсәләрдә чагылырга тиеш. Шундый сорауларга балалар белән җаваплар эзләдек.

Балалар белән “ Беслан – безнең хәтердә” дигән презентацияне бергәләп карадык.

Бөтен дөнья халкының тынычлыгына, иминлегенә янаган бу куркыныч афәткә каршы бердәм корәш булганда гына тыныч , матур тормыш булыр дигән теләктә калдык.

Балалар белән урамда “ Терроризмга – ЮК” дигән флешмоб үткәрдек.