Күңелле стартлар: " Эх, күңелле балачак"
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Без дә балаларның җәйге ялларын күңелле итеп башлап җибәрдек. Балалар белән төрле кызыклы уеннар, ярышлар оештырдык. Хәрәкәтле уеннар: йомырка ташу : “ Кем тизрәк?”, боҗра әйләндерү, сикергечтә сикерү буенча ярышлар, туплы уен: “Туп хуҗасы җавап бир”, асфальтта рәсем ясау : “ Безнең җәй”, бау тартыш һ.б. уеннар. Бәйрәмдә балалар үзләренең җитезлекләрен, зирәклекләрен , осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәмнән кәнагать булып, күтәренке күңел белән таралыштылар