Әдәби сәяхәт: "Китаплы җәй безне көтә"
Балалар өчен китапханәдә эчтәлекле күргәзмәләр эшләп килә. “ Китаплы салават күпере”, “ Табигатьне яратып һәм сөеп”, “ Барысын да белергә телим”, “ Яңа китап – яңа дус”. Әдәби сәяхәтебезне яңа китаплардан башлап җибәрдек.
А. Бикмуллина ның “ Йолдызлар шулай куша” кызыклы хикәяләр китабы, Җ.Дәрзаманның “Канатлы каһарман” – әкиятләр китабы, Ә.Габидиның “ Күлдәвектә кояш көлә” – шигырьләр китабы, Р.Миңнуллинның “Күңелле тәнәфес” – ноталы җырлар китаплары белән бергәләп таныштык. Китаплардан өзекләр укыдык. Кечкенәләргә “ Кошлар”, “Агачлар” – дидактик карточкалардан төзелгән китапчыклар бик ошады. Карточкалар буенча табышмакларга җавапларны бергәләп эзләдек. Шулай ук балалар белән “ Юлда булсаң бул өлгер, юл кагыйдәләрен нык бел” презентациясен бергәләп компьютердан карадык. Алда безне җәйге каникуллар көтә. Чынлап та юл кагыйдәләрен белеп , искә төшереп тору һәркем өчен дә кирәк дигән фикергә килдек. Балалар теләп яңа китапларны яздырып укырга алдылар. Соңыннан урамда “ Китаплы җәй безне көтә” дип исемләнгән флешмоб оештырдык.