Митинг: “ Җиңү килде җирне нурга күмеп”
8 май көнне Имәнлебаш авылында Бөек Җиңү көненә багышланган “Җиңү килде җирне нурга күмеп ” дип исемләнгән митинг булды. Авылыбызда бердәнбер ветеран Сөләйманов Габделбарый бабай яши. Шулай ук тыл ветраннары, сугыш чоры балалары бәйрәмгә килде. Аларны тәбрикләп авыл җирлеге башлыгы Л. М. Камалиева сүз алды. Сугыш кырларында ятып калган, хәбәрсез югалган авылдашларыбызны 1 минутлык тынлык белән искә алдык. Авылдашларыбыз хөрмәтенә мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче, мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән әдәби-музыкаль композиция күрсәтелде. Ветераннарның үзләренә сүз бирелде. Бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде.