Волонтерлар ветераннар янында: " Рәхмәт Сезгә, ветераннар"
Сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашу, алар белән сөйләшү, канлы сугыш турында дөреслекне белү һәм аны киләсе буыннарга тапшыру, дөньяны фашизмнан азат иткән җиңүчеләр буыны белән аралашу мөһим. Укучы балалар белән, сугыш һәм тыл ветераннарының өйләренә бардык. Аларны бәйрәм белән котлап,кулдан эшләгән открыткалар, чәчәкләр бүләк иттек.Сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган , олы тормыш юлы үткән ,хөрмәтле кешеләребезнең өйләрендә, булып,укучылар өчен бик күп мәгълумәт алынды. Җиңүнең кабатланган hәрбер имин язы ветераннарга шатлык, сөенечләр генә алып килсен иде дигән теләктә ,аларны бәйрәм митингына чакырдык.