Батырлык дәресе: “ Батырлар даны мәңгелек”
Китапханәдә балалар өчен “ Бөек батырлык тарих түрендә” - китап күргәзмәсе, балалар иҗаты буенча “ Бөек Җиңү белән” – рәсем күргәзмәсе төзелде.
Батырлык сәгатендә балалар күргәзмәдәге китаплар, альбомнар белән якыннан таныштылар. Үзебезнең авыл кешеләре турында “Авылымда сугыш кайтавазы” дигән альбом аркылы әби- бабаларының сугыш елларындагы язмышлары, батырлыклары турында белделәр.
Рәсем күргәзмәсе белән таныштылар. Иҗат итүче балаларга рәхмәт белдерелде.
“ Сугыш турында балаларга” дигән видеоролик һәм балалар өчен “ Яшәргә” дигән мультфильм күрсәтелде. Соңыннан мультфильм , видеоролик турында бергәләшеп фикер алыштык.