Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Г. Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган бәйрәм кичәсе:" Күңелләрдә син - Тукай"

Апрель ае – Тукай айлыгы дип игълан ителде. Балалар өчен, зурлар өчен  китапханәдә күргәзмәләр эшләп килде. Шулай ук Тукай геройлары турында балалар иҗатын яктырткан рәсем күргәзмәсе оештырылды. Балалар китапханәдә  Тукай турында әдәби сәяхәттә булып аның иҗаты белән якыннан таныштылар. Аның китапларын алып укыдылар. Шигырьләрен яттан өйрәнделәр.

Тукай бәйрәменә төрле яшьтәге балалар чакырылды.

Бәйрәмебез Г. Ильзирә башкаруында « Бәйрәм бүген» җыры белән башланып китте.  Балалар  Г. Тукайның ятим балачагы турында, тормыш юлы баскычлары, иҗат юлы белән таныштылар. “ Исемдә калганнар” китабыннан өзекләр укыдылар.

Балалар Тукай иҗатына багышланган “ Кем качкан?”  дип исемләнгән   кроссвордны чиштеләр.

Шулай ук шагыйрь иҗаты буенча “ Артык сүзне тап”, “ Тапкырлыкка, зирәклеккә, бездә һәркем дә лаек” дигән уен – бәйгеләрдә көч сынаштылар.

Шигырь сөюче дусларыбыз Г. Ильхан, Г. Ильзирә, Я. Язилә һәм К. Илүзәләр оста итеп Тукайның шигырьләрен, әкиятеннән өзекләр сөйләделәр.

“ Әкият геройлары бездә кунакта” – күргәзмәдәге балалар ның рәсемнәребуенча балалар белән фикер алышу булды. Бу рәсемне кем ясаган, ул нинди әкияттән, әсәр безне нәрсәгә өйрәтә? Балалар шулай итеп үзләре ясаган рәсемнәре турында сөйләделәр.

Бәйрәмебезне бергәләшеп “ Туган тел” җыры белән тәмамладык.