Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

"Кошлар - безнең дусларыбыз"

1 апрель апрель көнне  китапханәдә балалар белән  кошлар көненә багышланган экологик дәрес уздырылды.

"Кошлар – безнең дусларыбыз" дип исемләнгән чараның максаты: укучыларга кошларның файдасы турында аңлату, кошлар турында кайгыртырга, җимлекләр куярга, кош оялары ясарга өндәү, кечкенә дусларыбызга карата мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү.

Дәрестә балаларга Л.Толстойның "Кошчык" дигән хикәясе укылды. Хикәя буенча сораулар бирелде, балалар үз фикерләрен әйттеләр, геройның яхшы һәм начар сыйфатларын бәяләделәр. Чарада шулай ук уеннар үткәрелде, табышмаклар әйтелде. Җитез, һәм актив  җавап бирүчеләргә кечкенә генә призлар бирелде.