" Уйный - уйный үсәбез"
Имәнлебаш авыл китапханәсе " Балалар һәм яшүсмерләр өчен халык мәдәнияты" акциясендә катнашты.
" Уйный - уйный үсәбез" - балалар өчен уен кичәсе оештырылды. Кичәгә авылыбызның ак әбисе Имамиева Нурлыбанат әби кунак итеп чакырылды. Балалар халык фольклоры, уеннар, аларның төрләре, борынгы уеннар белән таныштылар. Нурлыбанат әби балаларны үзләре яшь чагында уйнап үскән уеннар белән таныштырды. Җырлы - биюле уеннардан " Гөлбану", " Чума үрдәк, чума каз" уеннарын бергәләп уйнап, балалар күңел ачтылар.