" Тылсымлы светофор патшалыгында"
Балаларның язгы каникуллары белән бергә Балалар китабы атналыгы башланды.
Балалар китабы озак еллар буена киләчәк буынны тәрбияләү чарасы, тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен маяк булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була.
Балалар өчен китапханәдә “ Тылсымлы светофор патшалыгында” дип исемләнгән уен – сәяхәт оештырылды.
Китапханәдә “Юлда булсаң бул өлгер, юл кагыйдәләрен нык бел” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли.
Чараны үткәрүнең максаты балаларның юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча белемнәрен ныгыту, кагыйдәләрне төгәл үтәүләренә ирешү,светофор функциясе һәм аның төсләре турында белемнәрне арттыру, урамда үз-үзеңне тоту күнекмәләрен бирү, җитезлек,тапкырлык, бер-береңне тыңлый белү , бердәмлек хисе тәрбияләү.
Балалар күргәзмәдәге китаплар белән таныштылар. төрле уеннар ( “ Светофор” уены, “ Ярый – ярамый” уены, “ Кем зирәк , әйт тизрәк” уены)аша зирәклектә, тапкырлыкта көч сынаштылар.
Шулай ук юл йөрү кагыйдәләре турында мультфильм карадылар. Бәйрәмебезне бергәләп “ Светофор утлары” дигән җыр белән тәмамладык.