Районкүләм фестиваль - конкурс: " Сәламәтлек - яшәү рәвешебез"
Фестивальдә китапханә каршында эшләп килүче “Серле алан” клубына йөрүче балалар – башлангыч сыйныф укучылары, “ Илһам” клубы хатын – кызлары, авыл үзешчәннәре катнашты. Сәламәтлек бәйрәмендә китап укучылар, кунаклар, тамашачылар сәламәтлекнең кеше тормышында зур байлык булуы, сәламәт яшәү рәвешенең төп кагыйдәләре турында, төрле кызыклы номинацияләр аркылы таныштылар.
Балалар белән сораулар һәм җаваплар аркылы сәламәтлек тренингы үткәрелде. Китап укучылар монда үзләренең зирәклекләрен күрсәттеләр. Китапханәдә алдан оештырылган “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” ,- дигән Библиоквилт , аның эчтәлеге, максаты турында китапханәче чыгышын тыңладылар.
“ Сәламәтлек – зур байлык”,- дип исемләнгән күргәзмә – композиция белән таныштылар. Сәламәтлек темасын яктырткан кызыклы һәм файдалы китаплар турында тыңладылар. “ Дару үләннәре – сезнең өчен” дигән бүлектә киптерелгән дару үләннәре, җиләк-җимешләр, “ Туклану һәм сәламәтлек” бүлегендә кулдан бәйләп эшләнгән яшелчә, җиләк-җимешләрдән натюрморт барсының да игътибарын җәлеп итте. “ Хәрәкәттә – бәрәкәт” дигән бүлектә исә физик күнегүләрнең файдасы, спорт төрләре турында китаплар белән таныштылар.
“ Тәмле һәм файдалы” номинациясендә 2 нче сыйныф укучысы Язилә Яббарова , балалар язучысы М. Газизовның “ Балан” шигыре аркылы, тәмле һәм файдалы ризык - балан бәлешен тәкъдим итте.
Баланның файдалы үзлекләре, балан бәлешенең рецепты һәм киптерелгән дару үләннәреннән әзерләнгән файдалы чәй килгән кунакларга, тамашачыларга яхшы бүләк булды.
Сәламәт яшәү рәвешен, китапханәдә әлеге тема буенча үткәрелгән чараларны яктырткан буклетлар, “ Сәламәтлек формуласы” дип исемләнгән презентация кичәбезгә ямь өстәде.
Бәйрәмебез мәдәният йорты залында дәвам итте. Тамашачылар игътибарына Д. Хөббетдинованың « Ялкау малай һәм спортчы бабай»,- дигән шаян театраль күренешен тәкъдим иттек. Күренештә укучы балалар Илхан Гәрәев, Арслан Кәрәмов, авылыбызның актив егете Дамир Ситдыйков, мәдәният хезмәткәре Энҗе Әхмәтҗановалар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Тамашачылар, килгән кунаклар аларны алкышлап кабул иттеләр.
Бәйрәмебез балалар көче белән әзерләнгән ,“ Безнең сәламәтлек – безнең кулларда” - флешмоб белән тәмамланды. Балаларның хәрәкәтле биюләре, акробатик номерлары аларның төрле яклап оста булуларын күрсәтте.
Китапханәче Н. Р. Яхина китапханә исеменнән бәйрәмне оештыруда үз өлешләрен керткән мәдәният хезмәткәрләренә, “ Илһам” клубы хатын-кызларына, китап укучыларга ,балаларга рәхмәтен белдерде.
“ Сез булдырасыз! - дип тәмамлады ул бәйрәм ахырында үзенең чыгышын.
Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре җитәкчесе С.М. Батршина, Үзәк китапханәнең балалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Р. В. Ахметова катнашучыларга, оештыручыларга җылы сүзләрен, изге теләкләрен җиткерделәр.
Тамашачылар җылы хисләр белән, бәйрәмнән рухи сәламәтлек алып, сөенешеп таралыштылар.