Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

" Яңа китап - яңа дус"

Китап – белем чишмәсе” дип юкка гына әйтмәгәннәр. Һәр яңа китап – ул яңа ачылышлар дөньясы, яңа мавыгулар, фикерләр... Бары тик китап укып кына без рухи байлыгыбызны арттырабыз, телебезне, аның камиллеген саклыйбыз

Китапханәдә балалар белән "Яңа китап-яңа дус" дип исемләнгән  кычкырып укулар үткәрелде.Балалар яңа кайткан китаплар белән таныштылар. Китаплардан шигырьләр ,әкиятләр укылды.

Китап укучылар үзләренә ошаган китапларны сайладылар,өйләренә яздырып алдылар.