Кычкырып уку: " Әкият сөйлим сезгә.."
Әкият - халык авыз иҗатының борынгы, шул ук вакытта киң таралган һәм мавыктыргыч жанрларыннан берсе. Әкиятләрдә халыкның күп гасырлык тормыш тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы, яхшылык һәм явызлык турындагы төшенчәләре тупланган, киләчәктә өмет һәм хыяллары чагылган. Әкият явызлыкны гаепли, гаделлекне, хаклыкны яклый,кешеләрне игелекле,тугры һәм мәрхәмәтле булырга өйрәтә.
Китапханәдә “ Тәгәри китте йомгагым” – балалар өчен әкиятләр күргәзмәсе эшли. Бөтендөнья кычкырып уку көнендә балалар белән бергәләп татар халык әкиятләрен укыдык. Балалар белән укыган әкиятләр турында фикер алышу үткәрдек: “ Әкият – тәрбия дәресе”