Экологик сәгать: " Табигать һәм кеше"
3март - Бөтендөнья кыргый табигать көненә карата китапханәдә күргәзмә оештырылды:
"Табигатьне саклау ул – туган илеңне саклау"
Укучылар бу бәйрәмне билгеләп үтүнең төп максаты, аның барлыкка килү тарихы, кеше тормышы белән табигатьнең тыгыз бәйләнеше, хәзерге вакытта җәмгыятебездә экологик мәсьәләләрнең торышы белән таныштылар. Шулай ук китап күргәзмәсе аркылы табигатьне саклау, үсемлекләр, хайваннар, кошлар дөньясы турында тыңладылар. Туган җиребезнең табигате, табигый байлыклары, аның кадере турында фикер алыштык. Кеше табигатькә зыян китергән икән,димәк,ул үзенә зарар китергән дигән сүз.Шуңа күрә һәр кеше табигатьне саклау өчен көрәшергә тиеш . Экологик дәресне шундый уртак фикер белән тәмамладык.