Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Халыкара Туган тел көне - балалар фольклор бәйрәме: " Тәгәри китте йомгагым"

Китапханәдә Халыкара туган тел көненә карата “ Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел” , “ Сүз эчендә хикмәт бар”дип исемләнгән күргәзмәләр оештырылды.

“ Тәгәри китте йомгагым” – фольклор бәйрәм кичәсе үткәрелде.

Кичәдә төрле яшьтәге балалар катнашты. Укучылар күргәзмә белән таныштылар. Туган тел коненең ничек барлыкка килү тарихы, ана теленең кадере, дөнья халыклары телләре турында кызыклы мәгълуматлар турында китапханәче чыгышын тынладылар.  Бәйрәмдә төп игътибар халык авыз иҗатына бирелде. Өлкән сыйныф укучысы Гәрәева Исламия балаларга Хәлим Җәләйнең “Пәриле күл буенда” – шигъри әкиятен кычкырып укыды.

Балалар  “ Мәкальләр чылбыры”, “Түбәтәй”, " Утыр,утыр, Мәликә" уеннарын уйнадылар. “Өч кыз” – татар халык әкиятен карадылар. Әкиятләр буенча бергәләшеп фикер алыштылар.