Әдәби-музыкаль кичә: " Илһам алып туган яклардан"
Имәнлебаш авыл китапханәсендә Туган як елына, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап “ Илһам алып туган яклардан” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Кичәбезнең төп кунаклары җирле шагыйрәләребез Н. Шаһиева, Р. Таҗиева, Д. Сафиуллиналар булдылар. Кичәгә әдәбиятка, мәдәниятка битараф булмаган төрле яшьтәге китап укучылар, авылдашларыбыз чакырылды.
Китапханәдә уткәрелгән чараларның үзәгендә китап тора. “ Зәй төбәгем – алтын бишегем”, “ Илһам алып туган яклардан” – китап күргәзмәләре эшләп килэ. Әлеге күргәзмәләр буенча әдәби сәяхәт оештырылды. Якташларыбыз Батулла, А. Гыйләҗев, М. Әгъләмов, Г. Тавлин, Р. Вәлиуллин, Р. Ахунҗанова, җирле шагыйрәләребез З. Габдрахимова, Ф. Сахабиева, Н. Шаһиева, Д. Сафиуллина, Р. Таҗиева, Р. Ахунова лар иҗатына аерым тукталдык. Аларның туган якка багышлап язылган әсәрләреннән өзекләр, шигырьләр укылды.
Кичә Г. Тукайның “Туган авыл”-талгын көе астында нәфис сүз белән башланды . Кунаклар авыл тарихы белән таныштылар. Кичә җыр, уен,нәфис сүз белән үрелеп барды.
Кичәбезнең кунаклары Н. Шаһиева, Р. Таҗиева, Д. Сафиуллиналарга аерым сүз бирелде. Алар бәйрәмгә күчтәнәч шигырьләрен, җырларын алып килделәр. Нәкыя апа үзе иҗат иткән “ Әниемнең мамык шәле”, Рәкыя апа
“ Яратам мин туган ягымны” җырларын күңелләргә үтеп керердәй итеп башкадылар. Гөлнур Гәрәеваның “ Туган җиремә” дигән моңлы җыры кичәбезгә ямь өстәде. Нәкыя апа Шаһиеваның “ Авылым – Имәнлебаш “җырын бергәләп башкардык. Өлкән яшьтәге китапханәнең даими китап укучысы Минниса апа Әхмәтҗанова “ Туган тел” җырын башкарды.
Күптән түгел арабыздан киткән авылыбызның киң күңелле, җор телле, шигырьләр, мөнәҗәтләр иҗат иүче ак әбиебез булган Зәкия апа Габдрахимова иҗаты турында сөйләдек. Кызы Э. Әхмәтҗанова аның шигырь, мөнҗәтләрен укыды. Шагыйрьләр М. Әгъләмов, Р. Ахунҗанова, Ф. Сәхәбиева, М. Талипов, Ф. Яруллин шигырьләре яңгырады. Кичәдә “ И туган тел”- халык авыз иҗаты буенча уен оештырылды. Зирәклектә көч сынашып алдылар. Бәйрәм кичәбез авылдашыбыз Рәзинә апа Ахунова иҗат иткән “ Имәнлебаш – матур авыл” җыры белән мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Җәүһәр” фольклор ансамле чыгышы белән тәмамлады. Кичә тәмамлануга бик күпләр туган ягыбыз, авылыбыз турында җылы сүзләрен җиткерделәр.