Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Кошларым - канатлы дусларым


Кошлар - безнең дусларыбыз. Алар агачларны кортлардан чистарталар. Кыш көне без аларга суыкларда ризык ашатмасак,кошлар һәлак булачаклар. Без кошларны бик яратабыз.
Кышын кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә, азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә. Бозлавык вакытларда аларга агач кәүсәсе буйлап ризык эзләве тагын да кыенлаша. Шулай итеп, бик суык көннәрдә күп кенә кошлар катып үләләр. Мәсәлән, мондый чакларда 10 песнәктән бары 1 генә песнәк исән кала икән. Менә шуңа күрә без кошларга кышын ярдәм итәргә тиешбез.
Каникул вакытында балалар белән бергәләп кошларга җимлекләр әзерләдек. Җимлекләргә җим( тары ярмасы, икмәк ваклап) салып агачларга элеп тә куйдык.