Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Кышкы бизәкләр

Китапханәдә балалар өчен" Серле алан" клубы эшләп килә. Яңа ел каникулларында балалар бергәләшеп рәсем ясарга җыелдылар. Рәсем бәйгесенең темасы "Безнең кыш" дип исемләнде. Балалар тырышып, ак кәгазьгә рәсем итеп, күңелләрендә йөрткән кышкы матурлыкны, яңа ел бизәкләрен  төшерделәр.
" Тапкырга табышмак" уенын уйнадылар. Бергәләшеп кыш турында китапханәче апалары әзерләгән табышмакларга җаваплар эзләделәр.
Соңыннан  "Кыш бабай" күчтәнәченнән һәркемгә өлеш чыкты.
Китапханәдә балаларның рәсемнәре буенча күргәзмә оештырылды.