Кыш бабай турында әкиятләр укыйбыз
Балалар өчен яңа ел икеләтә бәйрәм. Яңа ел һәм каникуллар. Әйе, әйе каникуллар. Каникул бит ул дөрес итеп ял итә, файдалана белсәң үзе бер зур бәйрәм. Балалар каникулда да китапханәнең дуслары. Без бүген кечкенә дуслар белән бергәләп " Салават күпере" нең яңа ел сәхифәсенә сәяхәт иттек. " Салават күпере" журналының 12 нче, декабрь санында балаларга кыш бабай юллап җибәргән матур котлау хатын бергәләшеп укыдык. Кыш турында, кыш бабайлар турында әкиятләрне бергәләп укыдык.
Язучы Ану Штонер буенча Гөлнара Хәйдәрова тәрҗемә иткән " Кечкенә кыш бабай" әкияте белән таныштык.
" Җәй белән кыш нигә күрешми" - каракалпак халык әкиятен бергәләп укыдык.
Шулай ук журналда урын алган" Яңа ел шигырьләре"н укыдык.
" Салават күпере" тәкъдим иткән " Биюче чыршы" видеосын карадык.