Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Игътибар! Яңа китаплар!

" Яңа елда - яңа китаплар"
Китапханәгә яңа китаплар кайтты. Китап сөючеләр игътибарына
" Игътибар! Яңа китаплар! " дигән күргәзмә - чакыру оештырылды.
Күргәзмәдә татар телендә, "Дөнья халыклары әдәбияты" сериясеннән  татарчага тәрҗемә ителгән , чит ил язучыларының русчага тәрҗемә ителгән әдәби китаплары урын алды. Шулай ук барыбыз да яратып укый торган әсәрләр иҗат итүче кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның сайланма әсәрләре куелды. Кадерле китап укучы дуслар! Әдәбият дөньясы сезне көтә!