Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

“ Ана сүзе бик олы сүз .Якты кояш, киң җиһан”

Китапханәдә аналар көненә багышлап китап күргәзмәсе оештырылды:“Дөнья матурлыгы – әнкәйләрдә”. Күргәзмәдә әдәби китаплар, газета – журнал материаллары урын алды.

Кичә әниләргә багышланган җыр, биюләр, нәфис сүз белән үрелеп барды. Язучы, шагыйрьләрнең (Р. Миңнуллин, Ф. Чанышева, Н. Шаһиева, Р. Ахунҗанова, Р. Вәлиев, Р. Хәсәнова, Д. Гайнетдинова, Ә. Еники) шигырьләре, җырлары,хикәяләре яңгырады.Тамашачылар белән төрле уеннар уйнатылды.

Шулай ук тамашачыларга авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән “Каз өмәсе” йоласы күрсәтелде.