Тәрбия сәгате: " Иң якты кояшым - Әнием"
Китапханәдә балалар өчен “ Иң якты кояшым – Әнием” дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә әниләр турында балалар өчен матур әдәбият бүлегеннән әниләр турында китаплар( әкиятләр, хикәяләр, шигырьләр) урын алды.
Балаларга күргәзмә буенча әдәби күзәтү ясалды.
“ Өч кыз” мультфильмын балалар белән бергәләп экраннан карадык. Әкиятнең эчтәлеге буенча фикер алыштык. Алар безне кадерләп үстергән кебек, без дә аларны яратырга, хөрмәт итәргә, олыгайгач әниләребезне тәрбияләргә бурычлыбыз дигән уртак фикергә килдек.