Китапханә Республикакүләм Акциягә кушылды:"Әни турында бергәләп укыйбыз"
Балалар белән бергәләп әниләр турында кызыклы хикәяләр, әкият, шигырьләр белән таныштык. 7 сыйныф укучысы Гумерова Илзирә кечкенәләргә С. Сәүбәнованың “Фил малае зурколак” китабыннан “Зурколак бишек эзли” әкиятен, Р. Мингалимнең “Өч үрдәк” китабыннан “ Канатларың булса” хикәясен, Л. Әмирханованың “ Әниемә сыенам” китабынныан әниләргә багышланган шигырьләрне кычкырып укыды.
Балалар белән танышкан әсәрләр буенча бергәләп фикер алыштык. Әниләрне үз кулларыбыз белән ясалган бүләкләрне биреп, матур сүзләр әйтеп бәйрәм белән котларга сүз куештык.