Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Фольклор бәйрәме: " Алтын бөртекләр"

Китапханә “ Безнең чыганаклар. Халык авыз иҗатын укыйбыз” – Халыкара акциясенә кушылды.

“ Энҗе чәчтем, энҗе җыям”  - халык авыз иҗатын яктырткан күргәзмә оештырылды.

 Балалар  өчен “ Алтын бөртекләр” – фольклор бәйрәме үткәрелде.

Балалар халык авыз иҗаты белән якыннан таныштылар.

Татарстанның төрле урыннарында яшәүче балалар иҗатын туплаган

“ Тылсымлы шарлавык” – әкиятләр китабы белән бергәләп таныштык.

Н. Җамалетдинова иҗат иткән “ Ипиме, кәнфитме?” әкиятен өлкән сыйныф укучысы И. Гомәрова кечкенәләргә кычкырып укыды.  

“ Мәкальләр чылбыры” уенында балалар кулга кул тотынышып, түгәрәккә басып, бер- берсенә туп биреп, мәкальләр әйтештеләр. Бер бала мәкальне башлап, икенчесе дәвам итте.

Ә инде  “ Җырлы түбәтәй” уены  табышмаклар буенча үткәрелде. Түбәтәй туктаган бала табышмакка җавап бирде. Җавабын табалмаса башка һөнәрен күрсәтте (тизәйткеч әйтү, җыр, шигырь һ. б. ). Шулай итеп уеннар аша Г. Ильзирә апаларының “Туган авылым бер генә” җырын, Г. Илханның “ Әссәләмәгаләйкүм”җырын,

Я. Язиләнең туган телгә багышланган кызыклы шигырен ( Б. Рәхимова “ Бәхәс”) дә тыңладылар

Балалар белән бергәләп татар халык уеннарын барладык.

Түгәрәккә тезелеп “ Очты, очты” уенын уйнап күңел ачтылар.