Әдәби-музыкаль кичә: "Татар егете - ил бөркете"
Кичә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Татарстанның 100 еллыгы кысаларында Ватанны саклаучылар көненә багышлап оештырылды. Мәдәният йорты фойесында күргәзмә-стенд ясалды. Җыр- биюләр, нәфис сүз, композицияләр белән үрелеп барды. Авылыбызның соңгы ветераны Барый Сөләйманов, Әфганстанда хәрби бурычын үтәгән авылдашыбызРамил Хәйретдинов, Чечня җиредә хезмәт итеп кайткан авылдашыбыз Азат Хәйруллиннар кичәбезнең кунаклары булдылар. Аларның авыр хәрби хезмәт юлы турында сөйләнде. Аларга багышлап концерт номерлары башкарылды. Кичәдә Т. Шәмсуаров, Л. Аланлы, Э. Мөэминова, Р. Вәлиев шигырьләре яңгырады.