Балалар иртәсе: "Безнең Муса абый"
Китапханәдә “ “ Батырлыгы кайтты җыр булып” дигән китап күргәзмәсе оештырылды.
Бәйрәм иртәсе “ Бөек шагыйрь – М. Җәлил” җыры белән башланды.
Бәйрәмебез кунаклары кечкенәләр булу сәбәпле без аны “ Безнең Муса абый” дип исемләдек.
Балаларны М. Җәлилнең кем булуы, тормышы белән таныштырдым.
Муса исемле гади бер малайның ничек үсүе, аның гаиләсе, нәрсә белән шөгыльләнергә яратуы, шук, шаян , дуслыкның кадерен белүче , ачык күңелле гап-гади бер малайдан ничек итеп , шагыйрь булып үсеп зур кеше булуы, сугыш башлангач Мусаның язмышы, аның шигырьләренең язмышы, батырлыгы турында балаларны якыннан таныштырдым.
Балаларга “ Моабит дәфтәрләре”нең язмышы, бу шигырьләрнең язылу тарихы, ничек итеп туган илгә кайтулары сөйләдем.
“Кызыл ромашка” шигыре белән таныштык.
Икенче өлештә Җәлил иҗаты буенча балалар белән уен- ярыш оештырылды: “Тапкырга – табышмак”. Аның шигырьләренең исемнәре буенча табышмаклар әйтелде. Табышмак җаваплары буенча Җәлилнең шигырьләрен бергәләп укыдык(“ Сәгать», «Күке», «Әтәч», “ Маэмай”, “Карак песи” һ.б.)
Шулай ук “ Шигырьнең исемен әйт” бәйгесе үткәрелде. Шигырьдән өзек укуга балалар бу шигырьнең исемен атадылар.
Батырлык турында мәкальләрне балалар белән бергәләп искә төшердек.
“ Сәгать», « Күке» җырларын тыңладык.