Танып-белү сәгате: " Безнең герб"
Китапханәдә Татарстан Республикасы гербы кабул ителгән көнгә карата балалар өчен танып- белү сәгате үткәрелде.
Герб безнең тарихыбыз, бугенгебез, киләчәгебез, рухи байлыгыбыз билгесе.
Балалар Республикабыз гербның гади рәсем генә булмавы, аның эчтәлеге, нәрсәне аңлатуы белән якынан таныштылар. Шулай ук тарих битләрен дә актардык. 1920 елда ТАССР төзелгәч , 1937 елдан рәсмиләштерелгән герб белән таныштык. Аларның эчтәлеген өйрәндек. Быел ТАССР төзелүгә 100 ел тула. Шушы вакыт эчендә безнең ватаныбыз белән бергә символларыбыз да зур үзгәрешләр кичергән. Алар юкка гына уйлап чыгарылган сүрәтләр түгел. Илебез, республикабыз халкының яшәү рәвешен, тоткан кыйбласын күрсәтүче билге дә . Символлар – безнең горурлыгыбыз. Балалар белән шул турыда сөйләштек.