Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Патриотическая беседа« Ленинград. Блокада. Хәтер» ,день воинской славы России (в честь снятия блокады с г. Ленинграда в 1944 г.)

Н. Ходзаның “ Дорога жизни” дигән китабы буенча балалар өчен патриотик әңгәмә үткәрелде. Китап башлангыч сыйныф укучылары өчен Ленинград шәһәренең сугыш чорында кичергән фаҗигасен үтемле итеп чагылдыра . Сугыш ничек башлана? Нәрсә ул блокада?  Камалыш елларында Ленинградлылар нинди фаҗига кичерә?Шәһәрне фашистларга бирмичә, яшәү өчен көрәштә совет сугышчыларының, эшчеләрнең, үсмер һәм балаларның батырлыгы нидә чагыла?  Китапның эчтәлеге буенча балалар белән бергәләп шул сорауларга җаваплар эзләдек.  Китаптагы үзәк өзгеч фотолар белән таныштык. 14 яшьлек үсмер, заводта эшләүче Фёдор Быковның әтисенә язган хаты белән таныштык. Ул хатында  Җиңүне якынайту өчен заводта эшләвен , ипинең грамнарда гына үлчәп бирелүе, һәрвакыт ашыйсы килеп торуы турында яза. “ Фашистларны дөмектер, Әти!” ,-дигән юллар белән тәмамлый.

Ладога күлендәге бердәнбер юл – яшәү юлы дип йөртелә . Шушы юл аркылы бик күп югалтулар аша,  шәһәрне ач үлемнән саклап калу өчен ике ел буе  батырларча көрәш бара.  Ленинград шәһәре – герой шәһәр.  Бөек Җиңү өчен көрәштә тылдагы Ленинградлыларның, совет сугышчыларының шәһәрне саклап калу, камалыштан чыгару өчен кылган батырлыгы илебез халкының, киләчәк буынарның күңелендә горурлану, авыр яра булып мәңге сакланыр.