Патриотик сәгать: " Алар белән авыл горурлана"
Китапханәдә туган якны өйрәнү буенча зур эш алып барыла. “Туган авылым – изге җирем” дигән темага стенд, альбомнар яңартылып торыла.
ТАССРның 100 еллыгына багышлап “ Туган авылым – язмышым” дигән темага күргәзмә эшли.
Балалар өчен “ Алар белән авыл горурлана” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде.
Балалар стендта күрсәтелгән, авылыбыздан чыккан күренекле кешеләребез белән якыннан таныштылар. Аларның тормыш һәм хезмәт юлы, шушы юлда ирешкән уңышлары турында зур кызыксыну белән тыңладылар. Алар арасында атказанган төзүче, врач, укытучы, язучы һ. б. һөнәр ияләре бар.
“Хезмәт төбе – хөрмәт” диләр. Әлеге мәкаль стендтагы абый, апаларыбыз хакында. Алар – авылыбыз горурлыгы. Балалар белән шундый уртак фикергә килеп чарабызны тәмамладык.