Тормышыбыз өлгесе Сез, Өлкәннәр!
Кичәгә авылыбызның өлкән буын кешеләре кунак итеп чәй табыны янына чакырылды. Бәйрәм кичәсе җыр, биюләр, нәфис сүз белән үрелеп барды. Өлкәннәр арасыннан да матур чыгышларын бүләк итүчеләр булды.З. Габрахимованың үзе язган шигырь,мөнәҗатларе, Н. Шаһиеваның шигъри бүләге күңелләргә үтеп керде
Китапханәдә өлкәннәр көненә багышланган күргәзмә төзелде:“Оча яфрак, сары яфрак, җиткән көзләр”.