Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Тәрбия дәресе: " Малайларга , кызларга"

Ш. Маннурның тууына – 115 ел тулу уңаеннан китапханәдә аның тормышы, иҗаты буенча “ Күңел йомгагы” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.

Балаларны совет чоры язучысы Ш. Маннурның тормышы,  балалар өчен иҗаты белән таныштырдым. Ш. Маннурның шигырьләре хәзер дә балалар өчен кызыклы булып кала, алар зур тәрбияви әһәмияткә ия.

 Балалар белән бергәләп  “Дусларым”, “ Шомырты да, шомырты”, “Ике тәкә” шигырьләрен кычкырып укыдык.  Дуслыкның кадерен белергә, бер- береңә юл куярга, кеше әйберсенә кызыкмаска, өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәк,- дигән уртак фикергә килдек.