Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Тарихи сәгать:" Чал тарихлы Ватаным"

Китапханәдә балалар өчен Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан  “ Туган җирем – Татарстан” , “ Туган авылым – язмышым” дигән күргәзмәләр эшли.

Балаларны күргәзмә материаллар ярдәмендә кыскача ТССР, ТАССР, Татарстан тарихы, һәрбер чорның  символикалары, аларның эчтәлекләре белән таныштырдым.  Укытучылары Ф. Шадыбаева үзенең Татарстаныбызның бүгенгесе турында чыгышында балаларга сораулар бирде:

“Ә сез боларны  беләсезме?”:

Татарстанның киңлекләре күпме мәйданны били?

Республикабызда ничә район бар?

Республикабызның халык саны?

Нинди милләтләр яши?

Татарстандагы елгаларның исемнәре?

Шулай ук балаларны китапханәдә 40 ел элек кулдан төзелгән “ Татарстанга – 60 ел” дип исемләнгән тарихи альбомның эчтәлеге белән таныштырдым. Альбомдагы фотографияләрне балалар кулдан-кулга йөртеп карадылар. Ул еллардагы йортлар, мәктәп, клуб, ашлык амбарлары, терлекчелек фермалары балаларны гаҗәпләндерде. Альбомда революциядән соң булган вакыйгалар балаларга аңлаешлы тел белән  тәфсилләп язылган, саннар, фактлар китерелгән. ТАССР төзелү, колхозлашу еллары, 21 елгы ачлык, Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы торгызу еллары.... . Шулай итеп балалар эби-бабаларының тормышын күз алдыннан кичерде. Тарихи сәгать бик файдалы,эчтәлекле узды.