Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

" Тарихка сәяхәт" : музейга экскурсия

« Музей һәм балалар” атналыгы уңаеннан балалар өчен Имәнлебаш мәдәният йортының тарихи музеена  экскурсия оештырылды: “ Тарихка сәяхәт”.

Балалар авыл тарихы белән таныштылар. Борынгы әби- бабаларыбызның ничек көн күрүләре,  нәрсә белән шөгыльләнүләре, алар кулланган эш кораллары, көнкүреш кирәк- яраклары, кул эшләре үрнәкләре турында мәгълумат алдылар.  Шулай ук эби – бабаларыбызның ничек итеп эшне( күмәк өмәләр) генә түгел ялны да кызыклы итеп оештыра белүләре( йолалар, кич утырулар, аулак өйләр) турында кызыксынып тыңладылар. Әби-бабаларыбыз тормышын хәзерге заман белән чагыштырып( уңай һәм тискәре якларын) балалар белән фикер алыштык.