Язучы Г. Галләмованың " Түз,йөрәк" китабы буенча китап укучылар конференциясе: "Ямьлисе иде тормышны"
Имәнлебаш китапханәсендә Язучы Г. Галләмованың “ Түз йөрәк” исемле әсәре буенча “Ямьлисе иде тормышны” дигән исем астында китап укучылар конференциясе булып узды.
Әлеге повестьта 90 нчы еллардан соң җәмгыятьтә булган үзгәрешләргә бәйле кеше язмышлары, туган җир, туган нигез, намуслы хезмәт, кешелеклелек кебек мәңгелек темалар яктыртыла, авыл хуҗалыгы һәм мәгариф өлкәсендәге актуаль проблемалар күтәрелә.
Авыр вакытларда да вөҗданына хыянәт итмәгән, һәрчак үзләре булып калган Рафис белән Гөлфинә, әдәплелек үрнәге булган изге күңелле Таифә әби образлары аша гаиләнең төп кыйммәтләре күрсәтелә, аклык-сафлык, дөрес яшәү төшенчәләре аңлатыла.
Чарага төрле катлам китап укучылар чакырылды. Гомерләрен авыл хуҗалыгына, мәгариф өлкәсенә, һ. б.һөнәрләргә багышлаган өлкән яшьтәге авылдашларыбыз чарабызның күркәм кунаклары булдылар.
Конференция туган җир, туган авыл турында шигырь юллары белән башланып китте. Китап укучылар күргәзмә, презентация аркылы Гүзәл Галләмованың тормышы , иҗат юлы белән таныштылар.
Әсәрдәге образлар, күтәрелгән проблемалар буенча һәркем үз фикерен җиткерергә ашыкты. Вакыйгалар барган Гөльяр авылын үзебезнең Имәнлебаш белән чагыштырып бәхәсләштеләр. Иң авыры – Рафисның вакытсыз үлеме белән беркемнең дә килешәсе килмәде. Тол Гөлфинәнең газаплы кичерешләрен тасвирлаган( “ Теттеләр Рафисның йөрәген..”) , ятим Рафис белән Вәсиләгә укытучы гына түгел, юл күрсәтәче, бөтен йөрәге белән алар өчен борчылучы Гөлмәрьям образы турында( “ Муенса вакыйгасы...” )укыганда гомерен балалар укытуга багышлаган Фәния ханым үзе белән бергә безне дә күз яшьләре аша тетрәндерде. Китап укучылар мәктәпләребездә Гөлмәрьям кебек укытучылар күбрәк булсын , ятимнәр булмасын иде дигән фикерләрен җиткерделәр. Әсәр – безнең тормышыбыз чагылышы. Авылларыбызның киләчәге һәркемне дә борчый.
Әсәрнең ахырында язучы укучыны өметләндерә. Рафисның балалары, башка яшь гаиләләр аның эшен дәвам итәргә алыналар.
“ Тәвәккәл, тәрбияле яшьләр булганда буыннар чылбыры өзелмәс, авылларыбыз яшәр дип өметләник. Рафис- Гөлфинәләр, Илнур- Мәдинәләр, Раушан-Ильмиралар, Алсинәләр, Ильмирлар, Таифә әби кебекләрнең куйган максатлары, тырышлыклары үлеп барган авылларыбызны яшәтү. Аларның хезмәтләре бушка китмәс дип ышанасы килә. Чөнки буыннар чылбыры авылларыбыз яшәгәндә генә өзелмәс,- дигән уртак фикергә килеп “Туган авылым урамы” җыры белән чарабызны тәмамладык.