Әдәби-музыкаль кичә: " Йөрәктән - йөрәккә"
Аналар көненә багышлап
“ Йөрәктән йөрәккә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырылды.
Мәдәният йортында оештырылган һәр бәйрәм китап белән бергә уза. Тема буенча китап күргәзмәсе оештырылды: “ Изгеләрдән-изге син, Әнкәй”.
Тамашачыларга китаплар тәкъдим ителде.
Китапханәдә кичәгә әзерлек барышында балалар чыгышы өчен әниләр турында төрле авторларның эчтәлекле һәм шаян шигырьләрен сайладык.
Шигырьләрне яттан сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәндек.
Әниләргә китапханәдә балалар белән бергәләп картоннан һәм төсле кәгазьләрдән матур бүләкләр әзерләдек.
Кичә җыр-биюләр, нәфис сүз белән үрелеп барды.
Югары сыйныф укучылары Ш. Хөсәеновның “ Әни килде” пьесасыннан өзек куйдылар.
Зөлфәт, Ә. Атнабаев, Р. Миңнуллин, авылдашыбыз Н. Шаһиева шигырьләре тәкъдим ителде. Балалар Р. Шәехова, В. Хәйруллина, Э. Шәрифуллина, Р. Вәлиева, Р. Вәлиев, З. Туфайлова ларның иҗатларын яктыртты.
Авылыбыз килене Ф. Сәхәбиева тамашачыларга үзе иҗат иткән шигырьләрен, моңлы җырларын бүләк итте.
“ Шома бас” балалар бию төркеме татар , үзбәк кызлары биюен башкадылар. “ Җәүһәр” леләр тамашачыларга халык җырларын, яңа җырлар бүләк иттеләр.
Бәйрәмебез ахырында китапханәдә Декабрь аенда язучы Г. Галләмованың “ Түз йөрәк” исемле әсәре буенча узачак китап укучылар конференциясенә чакыру- игълан ясалды. Бу китапның Ана образын тирән яктыртучы әсәр булуы турында әйтеп үтелде.