Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

" Изгеләрдән-изге син, Әнкәй"

Китапханәдә Әниләр көненә багышлап күргәзмә оештырылды:

“Изгеләрдән – изге син, Әнкәй”

Чарабызны  хатын- кызларыбызны бәйрәм белән котлап“ Әниләр бар әле дөньяда” дигән җыр белән башлап җибәрдек.

Әниләр бәйрәменең тарихы, бүгенге көндә бу бәйрәмнең тәрбияви әһәмияте турында  чыгышымны Р. Миңнуллинның “ Әнкәйләр” дигән шигыре белән тәмамладым .

Әдәби кунакханәдә  китап укучыларны  ана, хатын-кыз образларын чагылдырган әдәби әсәрләр белән якыннанрак таныштырдым. Күргәзмәдә урын алган , укучыларга таныш һәм шулай ук танышырга өлгермәгән яңа китаплар , газета – журналлардагы яңа материаллар буенча күзәтүдә  әсәрләрнең иң ымсындыргыч урыннарын бергәләп укыдык. Яки, укучыларны китапның ничек башланып китүе, беркадәр вакыйгалар барышы сөйләнде. Укучы игътибарына, алга таба ни була?, әсәр ничек тәмамлана? , - дигән сорауларга урын калдырылды.

Д. Сафиуллина аналарга багышлап үзе иҗат иткән шигырьләре белән таныштырды, Э. Әхмәтҗанова  Зөлфәтнең “ Әни”, С. Гәрәеваның “ Вәгъдәләр” шигырьләрен тәкъдим итте.

Икенче өлештә хатын-кызларыбыз “ Хатын-кызның күрке – яулык”  - мастер-класс оештырдылар. Китапханәдә “ Ал яулыгым, гөл яулыгым” – яулыклар күргәзмәсе оештырылды.  Хатын-кызларыбыз яулык лар , яулык бәйләүнең тарихы, бүгенге мөселман дөньясында яулык бәйләүнең тәрбияви, эстетик әһәмияте турыда китапханәче чыгышын тыңладылар.

Арабызда иң өлкәнебез Нурлыбанат апа Имамиева яшь вакытларын, ул чакларда яулык ларның никадәр дәрәҗәле бүләк булуы турында матур итеп сөйләде: солдат хезмәтеннән кайткан егетләр үзләренең кадерле әниләренә, сөйгән ярларына бүләккә яулык алып кайта торган булалар. Хатын-кызның башындагы яулыгын салдыру аны кимсетү, намусыннан көлү булып саналган.

Бәйрәм чарабызның ахырында  осталарыбыз Д. Сафиуллина, Э. Әхмәтҗанова, Г. Вәлиевалар төрле ысуллар белән матур һәм зәвыклы итеп барыбызга да яулыклар бәйләттеләр.  Заманча, күркәм яулык бәйләү серләренә төшендерделәр.