Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Халыкара бердәмлек көненә бәйрәм чарасы: әдәби уен - "Бердәмлектә, дуслыкта - көч"

Имәнлебаш китапханәсендә  балалар өчен Халыкара бердәмлек көненә багышланган “Бердәмлектә, дуслыкта – "көч дип исемләнгән  бәйрәм чарасы оештырылды. Китапханәче балаларга Бердәмлек көненең ерак тарихка тоташканлыгы,  нинди шәхесләр белән бәйле булуы, аның кайчан ,ничек барлыкка килүе турында сөйләде. 

Балалар “ Бердәмлектә, дуслыкта – көч” дигән китап күргзмәсе белән таныштылар. Ф. Яруллинның “Ике тамчы", Көрд халкының “Өч дус” өкиятен бергәләп укыдык.. Шулай ук А. Алишның “Чукмар белән Тукмар”  әкиятенең мультфильмын карадылар .

Дуслык, бердәмлек турында “ Мәкальне дәвам ит” уены  аркылы балалар тапкырлыкта, зирәклектә көч сынаштылар.

Ромашка чәчәге таҗлары ярдәмендә “ Чын дус нинди була” , “ Дуслык кагыйдәләре” дигән уен сорауларына җаваплар эзләделәр.

 Дуслык каян башлана? ,- дигән сорауга бергәләшеп җавап эзләдек, фикер алыштык. Гаиләдәге бердәмлек, илләр арасында, милләтләр арасындагы дуслык турында сөйләштек.

Бәйрәмнең ахырында бергәләшеп “Без - дуслык белән көчле”  – флешмоб  оештырдык.