Очрашу - кичә: " Сезнең тормыш - безнең горурлык"
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Имәнлебаш авылында “ Сезнең тормыш – безнең горурлык” дип исемләнгән очрашу – кичә оештырылды. Кичәбезгә төрле тармакларда хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан, бүгенге көндә безнең өчен үрнәк , горурлыгыбыз булып гомер итүче өлкәннәребез кунак итеп чакырылды. Мәдәният йорты каршында эшләүче “ Җәүһәр” фольклор коллективы, китапханәдә эшләп килүче “ Илһам” хатын – кызлар клубы әгъзалары үзләренең моңлы җырларын, шигырьләрен өлкәннәргә бүләк иттеләр. “ Илһам” клубы әгъзасы Д. Сафиуллина үзе иҗат иткән шигырьләрен сөйләде.
Икенче өлеш “ Иҗади күчтәнәч” дип исемләнде. Өлкәннәргә сүз бирелде. Нәкыя апа Шаһиева үзенең берничә шигырен бүләк итте, Зәкия апа Габдрахимова үзе язган шигырьләрен, мөнәҗатләрен укыды, Мәрям апа Вәлиуллина өлкәнәеп тә саекмаган моңы белән барчабызны таң калдырды.
Өченче өлеш “ Бар иде бит яшь чаклар” дип исемләнде.
Яшь чакларын искә төшереп, истәлекләрен яңартып гапләшеп тә алдылар.
Күңелләрендә якты моң булып сакланган матур истәлекләрен яңарттылар. Тормышның авыр , сынаулы мизгелләре дә алар өчен бүген гомернең кадерле өлеше булып саклана.
Тормыш сынаулардан тора. Сезнең тормыш – безнең горурлык.
Сез безгә эле бүген дә зур терәк, сез безнең өчен бик тә кадерле һәм кирәк.
Кичәнең ахырын өлкәннәребезгә озын гомер, сәламәтлек теләп тәмамладык.