Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Уен - сәяхәт: " Кояшлы китаплар илендә"

Балалар белән « Китаплы җәй» программасы буенча эш дәвам итә .

“ Кояшлы китаплар илендә” –  уен – сәяхәт үткәрелде.  Чарада төрле яшьтәге балалар катнашты. Балалар кызыклы яңа китаплар белән танышуны дәвам иттеләр. “ Балалар өчен җырлар,уеннар” китабы аркылы кечкенәләр тизәйткечләр, бармак уеннары, табышмаклар белән таныштылар. “ Табышмак әйтәм, җавап тап” – уенын уйнадылар. “ Саннар”, “ Формалар”,

“ Кем нәрсә ярата” китаплары белән таныштылар. Карточкалар аша сорауларга җаваплар бирделәр. 8 нче сыйныф укучылары кечкенәләр өчен

“ Геройларны таныйсызмы?” уенын оештырдылар. Уенда: татар халык әкияте “Камыр батыр”, “ Үги кыз”, Г. Тукайның” Су анасы”, “Кәҗә белән сарык әкияте”, А. Алишның “Койрыклар”, “Сертотмас үрдәк” әкиятләре кулланылды.