Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Күңелле стартлар: "Эх, күңелле, балачак"

Халыкара балаларны яклау көненә карата  “Эх,күңелле,балачак” дигән исем астында күңелле стартлар оештырылды. Балалар җитезлектә, осталыкта, тапкырлыкта төрле уеннар аркылы көч сынаштылар. Асфальтка рәсем ясау, сикергечтә сикерү,обруч әйләндерү, велосипедтта узыш, роликларда узыш һ.б. ярышлар оештырылды. Китапханә балалар белән “ Китаплы җәй безне көтә” дигән темага флешмоб- белдерү оештырды. Балалар җәйге каникулларны күңелле һәм файдалы уздыру өчен китапханәгә йөрергә, чаралардан читтә калмаска, актив булырга, бегәләшеп күңелле ял итәргә теләкләрен белдерделәр. Шулай итеп җәйнең беренче көнендә “Китаплы җәй”гә аяк атладык. Бәйрәм чарабызда шулай ук  район китапханәләр челтәре оештырган “ Әдәби музей герое” ( Г. Тукайың тууына – 133 ел)  кул эшләре бәйгесенең дипломына лаек булган 8 нче сыйныф укучысы Гәрәева Исламиягә диплом тапшырылды.