Нурислам Хэсэнов. "Кичеккэн куке моны"
Дүрт-Мунча авылы китапханәсендә Нурислам Хәсәновның " Кичеккән күке моңы" әсәре буенча китап укучылар конференциясе узды.
Бу әсәрне укып чыкканнан соң, бездә сорау туа: " Ни өчен Н.Хәсәнов әсәрен нәкъ менә "Кичеккән күке моңы" дип атаган соң?"
Шушы повесте белән ул безгә тормышта ата-балалар арасында бик күп авырлыклар, аңламаусызлыклар булуын кисәтмәкче була. Ләкин ул авырлыклар нинди генә булмасын, якын кешеләрне беркайчан да ташлап китәргә ярамый. Чөнки яшь чакта эшләгән хаталарны олыгайгач барыбер төзәтеп булмый. Автор үзенең повестенда төп геройның әтисе янына соңарып кайтуын " Кичеккән күке моңы" белән чагыштыра. Тормышта борынгыдан ук әйтелеп килгән мәкаль бар. Ул мәкальдә " күке күпме кычкырса, кеше шуның кадәр яшәячәк" дип әйтелгән. Шуннан чыгып, Н.Хәсәнов безне әти-әниләрне онытмаска өнди. Һәрбер кеше дөньяда кунак кына, гомернең кайчан өзеләсен беркем дә алдан белеп тормый.
Нурислам Хәсәновның әлеге әсәрен бар кешегә укып чыгарга тәкъдим итәм.