«Иҗат киңлегенә чикләр юк»
Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Әдәбият. Мәдәният. Илһамият» проекты кысаларында Әлмәт төбәгендә яшәп иҗат итүче бер төркем язучылар белән «Иҗат киңлегенә чикләр юк» дип исемләнгән очрашу узды. Очрашуда язучы, драматург, журналист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, «Яңа татар пьесасы» бәйгесе лауреаты, Т. Миңнуллин исемендәге премия иясе Равил Сабыр, Татарстанның журналистлар һәм язучылар берлекләре әгъзасы, 2010―2014 елларда Әлмәт язучылар оешмасының җаваплы секретаре, Р. Төхфәтуллин һәм С. Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, язучы, журналист, мөгаллимә Илүсә Нәбиуллина һәм шагыйрә һәм тележурналист, популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Р. Төхфәтуллин һәм С. Сөләймәнова исемендәге премияләр лауреаты, Россиянең һәм Татарстанның Журналистлар, Татарстанның Язучылар берлекләре әгъзасы Нәфисә Сабирҗанова катнашты.
Кичә искиткеч җылы мөгамәләдә узды, ә кунакларның иҗаты беркемне дә битараф калдырмады!