"Вакыт тәгәрмәче"
17нче сентябрь көнне Казан каласында "Вакыт тәгәрмәче" - дип аталган республика күләм бәйгесе узды. Анда безнең Зәй районы катнашты.
Тирә - як авыллардан җыеп суккан паласлар, шамаилләрдән, намазлыклардан, кәрҗиннәрдән күргәзмә ясалды. Дүрт-Мунча авылыннан да Гыйльфанова Зилира апаның зур стена коверы, Сәмигуллина Зәйтүнә апаның идән паласы, Уразманова Раушания апаның үз куллары белән чиккән шамаиле катнашты.
Дүрт-Мунча авылы халкы бүгенге көндә дә бәхетле матур тату яши. Гореф- гадәтләрне, мирас байлыгын изге ядкарь итеп саклый.
Чыннан да бигрәк матурлар, йөрәк җылыларын салып эшләгәннәр!